Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада урамнарны яктыртуны үзгәртеп кору дәвам итә

Яңа баганалар урнаштыру 15 октябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.

— Башта булачак багана урынында чокыр казыла. Аннары җир астына кабель һәм терәк өчен металл нигезләр урнаштырылар. Аларга багана утыртыла, ди «Барс» ТК ҖЧҖ монтажчысы Константин Волчек.
«Барс» ТК ҖЧҖ директоры Евгений Кубасов сөйләвенчә, быел шәһәрнең үзәк урамнарында — Нефтьчеләр һәм Тынычлык проспектларында яктыртуны үзгәртеп кору буенча зур эш башкарылды.
— Нефтьчеләр проспектында, Әйләнеч шосседан башлап Г. Тукай урамына кадәр, эш дүрт өлешкә бүленде. Тынычлык проспектында ут баганалары тулысынча алыштырылды. Бүген Төзүчеләр урамында — Нефтьчеләр проспектыннан алып Чапаев урамына кадәр эшлиләр. Киләсе атнадан Мәскәү урамын үзгәртүгә күчәбез, — ди Евгений Кубасов.
Нефтьчеләр проспектын яктыртуны заманчалаштыруга республика юл фондыннан акча бүленгән, ә менә Тынычлык проспекты һәм Төзүчеләр урамында эш — җирле бюджет хисабына.
Яңа баганалар урнаштыру 15 октябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. 
Яктыртуны заманчалаштыру алабугалыларга нәрсә бирә соң? Беренчедән, Евгений Кубасов аңлатуынча, бу — матурлык. Иске яктырткычларны яңаларына алыштыралар, һәм үткәргечләр һавада эленеп тормый, җыйнак итеп җир астына салына. Икенчедән, яңа элемтәнең сыйфатлы һәм ышанычлы булуын да әйтергә кирәк, ул озаграк хезмәт итәчәк. ГОСТ нигезендә, җир астына урнаштырылган кабель элемтәсенең хезмәт итү вакыты 20 елга якын.
Ул арада, алабугалылар шәһәрдәге яктылыкка кагылышлы мәсьәләләрдән зарлана. Бу реконструкция белән бәйлеме соң?
— Безнең белән беррәттән, Алабуга электр челтәрләре кайбер урыннарда үз элемтәләрен үзгәртеп кору белән мәшгуль. Шулай да була: безнең ут сызыклары кисешә. Мәсәлән, йортны тәэмин итә торган баганаларда урамны яктырта торган кабель үтә. Үзебезнең багана һәм кабельләрне урнаштырганда, кайвакытта өзеклекләр дә булгалый. Һәм алар утны өзгәндә, безгә бу очракны хәл итеп төзәтергә кирәк була, — дип аңлатты Евгений Кубасов.
2024 ел ахырына кадәр Алабугада 6-10 кВ көчәнешле электр коммуникацияләренең өчтән бере диярлек җир астына салыначак. Шәһәрдә электр коммуникацияләрен үзгәртеп кору «Smart Grid» — электр белән тәэмин итүнең заманчалаштырылган электр челтәрләре, алар энергия җитештерү һәм аны куллану буенча мәгълүмат җыю өчен мәгълүмат һәм коммуникация челтәрләреннән файдалана, энергияне җитештерү һәм бүлүнең нәтиҗәлелеген, ышанычлылыгын, икътисади файдасын автомат рәвештә арттырырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X