Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада урып-җыю кампаниясе лидерларын бүләкләделәр

Хәзер игенчеләр урып-җыюны тизрәк төгәлләү өчен иртәдән кичкә кадәр эшли. Аларны бүләкләү дә кырда узды.

Алабуга районында быелгы уңышны җыю буенча алдынгылар бүләкләнде.
Уңыш өчен көрәш алып баручы механизаторларның берсе — 25 яшьлек Тимур Хәмидуллин, ул хезмәттәшләре арасында беренче урынны яулады. Яшь механизатор инде 3нче сезон рәттән «Яңа Юраш» АФ" ЯАҖдә кыр эшләренә чыга. Ул заманча «ACROS 580» комбайнында эшли. Тимур үз техникасын ярата һәм аны тиешенчә карап тота — шуңа күрә нәтиҗәләр дә яхшы, ди ул.
− Мин эшләгән дәвердә бу — иң яхшы уңыш. Урып-җыю әле тәмамланмаган, ә мин инде 1123 тонна ашлык суктырдым (12 августка булган мәгълүматлар буенча — Автор иск.), әлеге күрсәткечне 3000 тоннага кадәр җиткерәсем килә, — ди Тимур Хәмидуллин.
Бераз гына кимрәк нәтиҗәләрне Тимур белән бер хуҗалыкта, нәкъ шундый ук комбайнда эшләүче Илсур Шәйдуллин күрсәтте. Ул 1053 тонна ашлык суктырган. Үз вакытында ул күп тапкырлар чәчү кампаниясендә дә, урып-җыю кампаниясендә дә лидер булган. Хәзер исә яшьләр белән көч сынашу авыррак була бара, дип билгеләп үтә алдынгы.
— Техника сынатмый. Бу комбайнда 7нче ел, ә авыл хуҗалыгында инде 1994 елдан бирле эшлим, − ди ул.
Алдынгылар бу көнне Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр алды. Тантанадан соң алар шунда ук эшкә кереште, чөнки хәзер һәр минут исәптә, тынычланырга иртә әле.
Моны «Яңа Юраш» агрофирмасы җитәкчесе Хәлил Сабирҗанов тадә билгеләп үтте, ул үз хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм яхшы күрсәткечләргә ирешкән вакытта акчалата премияләрнең тагын булачагы турында әйтте.
Урып-җыю алдынгылары
Ашлык җыю комбайннары механизаторлары:
1нче урын — Тимур Хәмидуллин («Яңа Юраш» АФ" ЯАҖ, «ACROS 580» комбайнында 1123 тонна ашлык);
1нче урын — Дамир Гәрәев («Яшь көч» АФ" ҖЧҖ ,"NEW HOLAND CX609″ комбайнында 1070 тонна ашлык); 
1нче урын — Зөлфәт Шәкүров («Яшь көч» АФ" ҖЧҖ, «ACROS 530» комбайнында 837 тонна ашлык)
Үзйөрешле чапкычта механизатор:
1нче урын — Игорь Насыйров («Яшь көч» АФ" ҖЧҖ, 750 гектар бөртеклеләр).
Ашлык ташу буенча шофер:
1нче урын — Васил Мөхәммәтшин («Яңа Юраш» АФ" ЯАҖ, 1215 тонна ашлык ташыган).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев