Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада узган атнада 7 йөртүче автотранспорт белән исерек хәлдә идарә итү өчен тоткарланган

Алар административ җаваплылыкка тартылачак. 

Узган атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 272 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. 

Шуларның 7се автотранспорт белән исерек хәлдә идарә итү аркасында тоткарланган. 

Атна эчендә 64 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 4 кеше зыян күргән.

Бер очрак Чапаев урамындагы 55нче йорт янында килеп чыккан. «Лада Калина» автомобилен йөртүче, Таҗи Гыйззәт урамы ягыннан Пролетар урамы буйлап хәрәкәт иткәндә, Чапаев урамына чыкканда, юл билгесенә битараф калып, юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, «Шкода Кодиак» автомобиле белән бәрелешкән. Авария вакытында, анда 10 яшьлек бала да булган, табиблар караганнан соң, аны өенә җибәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев