Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада узган атнада өч авыр җинаять теркәлгән

Алар арасында наркотикларны законсыз сатуның 2 очрагы теркәлгән.

Узган атнада кизү бүлегенә 271 хәбәр килгән.

Авыр җинаятьләр категориясенә караган 3 җинаять теркәлгән. Аларның берсе — 39 яшьлек ханымның банк карталарыннан акча урлау. Җинаять нәтиҗәсендә 60 мең сумлык зыян салынган. Шулай ук наркотик сатуның 2 очрагы теркәлгән.

Уртача һәм зур булмаган авырлыктагы җинаятьләр кылынган:
— 66 яшьлек алабугалының фатирыннан кәрәзле телефон урлау, полиция хезмәткәрләре 38 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган;
— шәһәр сәүдә үзәкләрендә азык-төлек һәм алкоголь эчемлекләр урлау буенча 3 очрак ачыкланган, әлеге җинаятьне элек тә шундый ук административ җаваплылыкка тартылган 37 яшьлек ир-ат кылуы билгеле;
— 1 үтерү белән янау факты һәм 1 аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китерү.

Узган атнада Алабуга Үзәк район хастаханәсенә төрле җәрәхәтләр белән 16 кеше мөрәҗәгать иткән. Үлем-китем турында 22 хәбәр килгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 2 кеше зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев