Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада узган атнада ике җинаять теркәлгән

Барлыгы кизү бүлегенә 254 хәбәр килгән.

Авыр һәм аеруча авыр төргә караган ике җинаять теркәлгән. Беренчесе — 41 яшьлек кешенең шәхси йортыннан электр инструментларын һәм башка милекне урлау. Бу җинаятьне кылган өчен элек хөкем ителгән 41 яшьлек зат тоткарланган. Икенче җинаять — банк картасыннан акча урлау. 32 яшьлек алабугалыга 219 мең сумнан артык зыян китерелгән.

Уртача һәм зур булмаган авырлыктагы җинаятьләр:
— бушлай игъланнар сайтын кулланып кылынган караклык. Анда ир-ат автомобильгә запчастьлар сатып алырга омтылган, тик акча күчергәннән соң сатучы элемтәгә чыкмаган. Зыян күләме — 11 мең сум;
— үтерү белән янау һәм сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерүнең бер очрагы;
— административ күзәтчелекне тиешенчә үтәмәү белән бәйле бер җинаять;
— гаилә низаглары турында 19 хәбәр.

548 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев