Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада вакытлыча кайнар су бирү туктатыла

Су бирүне вакытлыча туктату җылылык бирү сезонына әзерлек эшләре башкару белән бәйле.

Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе биргән мәгълүмат буенча, шәһәрлеләр вакытлыча кайнар сусыз калачак.
Су бирүне вакытлыча туктату җылылык бирү сезонына әзерлек эшләре башкару белән бәйле.
Шулай итеп, шәһәрнең өске өлешендә кайнар су бирүне киләсе атнаның дүшәмбесендә, 22 июньдә туктатачаклар. Аннары кайнар су 27 июньдә 5,6,8,10,11 микрорайондагы йортларда барлыкка киләчәк. Ә менә 4-1, 4-5, 8А, 9,12, «Танайка-2», «Девон» микрорайондагы йортларда су белән тәэмин итү 11 июльдә башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев