Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада волонтерлар җыю тәмамланды

Алабуга студентлары быелгы Универсиада уеннарында катнашучы спортчыларга ярдәм итәчәк.

400гә якын алабугалы Дөньякүләм студент уеннарында катнашырга теләк белдерде. Шулар арасыннан конкурс комиссиясе 350 волонтерны сайлап алачак. Иреклеләрнең күпчелеге - КФУның Алабуга институты студентлары. Аларның күбесе үз көчләрен Алабугада узган Бөтенроссия авыл уеннарында сынап караган иде инде.

Волонтерлык - ирекле эш, шуңа күрә аның өчен акча түләнмәячәк. Универсиадада волонтер буларак катнашкан студентлар чит телдә аралашу күнекмәләрен яхшырта һәм мәшһүр Универсиаданың шаһитлары була алачак. Волонтерлар кунакларны каршы алуда, төрле чара һәм ярышлар оештыруда һәм аларны үткәрүдә, делегацияләрне озатып йөрүдә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев