Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Яңа ел чараларында 70 меңнән артык кеше катнашкан

Районда барлыгы 446 бәйрәм чарасы уздырылган.

Алабуга районында 27 ноябрьдән 9 гыйнварга кадәр барлыгы 446 Яңа ел чарасы уздырылган, аларда 70 меңнән артык кеше катнашкан.

Эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә аларның күбесе ачык һавада узды. Шәһәр паркларында һәм скверларында 35 мең кеше катнашында 60 чара булды. Сүз уңаеннан, 27 ноябрьдә бәйрәм очрашулары башланды, чаралар һәр атна саен шәһәрнең җиде мәйданчыгында узды: «Чебурашка» паркында, "Гуляй-парк«та, Ленин мәйданында, Пионер паркында, «Йорт янындагы бакча» скверында, Болгар урамында, 4нче микрорайонда.

— Бу бәйрәм көннәрендә узган барлык чараларны санап бетерерлек түгел. Һәм алар дәвам итә! Алабугада яңа традиция барлыкка килә — без сезне шәһәр скверларында һәм паркларында атна саен үткәрелә торган ял көненә чакырабыз, — диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев