Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңа мәктәпне комплектлау төгәлләнеп килә

Быел «Адымнар — Алабуга» яңа полилингваль мәктәбендә беренче мәртәбә кыңгырау чыңлаячак.

Мәктәпне ачу 14 августка планлаштырылган. Билгеле булганча, бүгенге көнгә 900 урынның 800е инде буш түгел. Барлыгы мәктәп 1224 урынга исәпләнгән. Әмма, без 1-8 сыйныф укучыларыннан гына гаризалар кабул итәбез, шуңа күрә әлегә мәктәп 900 бала кабул итәчәк, дип аңлатты полилингваль мәктәп директоры Сергей Ежов.
— Без 10нчы санлы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе бинасында һәр көнне, дүшәмбедән җомгага кадәр сәгать 15.00дән 17.00гә кадәр гаризалар кабул итәбез. Мөрәҗәгать итүчеләрнең үзләре белән ата-ананың берсенең паспорты, бала туу турындагы таныклыкның күчермәсе һәм аның оригиналы булырга тиеш.
Яңа мәктәп җитәкчесе сүзләренә караганда, 1нче һәм 2нче сыйныфларга кабул итү тәмамланган инде, ә менә 3нче һәм 4нче сыйныфларда урыннар бар әле. Әлегә 4нче һәм 8нче сыйныфларга эләгү ихтималы зуррак, анда әлегә буш урыннар бар, дип өстәде Сергей Константин улы.
«Калган сыйныфларда урыннар күп түгел инде. Якын көннәрдә комплектлауны төгәлләрбез дип уйлыйм. Сүз уңаеннан, хәзер яңа полилингваль мәктәп укучысы булу өчен нәкъ менә 4 микрорайонда яшәү мәҗбүри түгел. Без балаларны аларның теркәлүләренә бәйсез рәвештә кабул итәбез. Әйтергә кирәк, гариза бирүчеләрнең яртысы гына — шәһәрнең иң яшь микрорайонында яшәүчеләр. Калган балалар башка микрорайоннардан.»
Сергей Ежов мәктәпне педагог кадрлар белән тәэмин итү турында да сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүген укытучылар штаты җыелган диярлек. Хәзерге вакытта ике буш вакансия генә бар, ул да булса, башлангыч сыйныф укытучысы. Төзелеш эшләренә килгәндә, аларны бу атнада тәмамлыйбыз, дип ышандырды Сергей Ежов.
Исегезгә төшерәбез, полилингваль белем бирү комплексында балаларны берьюлы өч телдә — рус, татар һәм инглиз телләрендә укытачаклар.
Яңа мәктәп бинасының беренче катында иң кечкенәләр — башлангыч мәктәп укучылары укыячак. Аларның кабинетлары иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, диләр Мәгариф идарәсендә. Белем бирү процессыннан тыш, мәктәптә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар да тудырылган. Комплекс берьюлы ике бассейн белән җиһазландырылган. Мәктәптә, физкультура укытучыларыннан тыш, йөзү буенча тренерлар да эшләячәк. Ләкин иң мөһиме, полилингваль мәктәп укучыларының көне буе мәшгуль булачаклары. «Адымнар-Алабуга» полилингваль мәктәбе тулы көн мәктәбе булып тора. Шуңа күрә укучылар өчен анда төрле спорт түгәрәкләре оештырырга ниятлиләр. Дәресләр бушлай булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X