Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңа тротуарлар төзелә

Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Моннан бер атна чамасы элек Алабугада яңа тротуарлар ясала башлады. Алар моңа кадәр бөтенләй тротуар булмаган урында булдырыла. Бу эшне «СпецСтройСервис " ҖЧҖ алып бара. Акча җирле бюджеттан бүлеп бирелде.

Шулай итеп, җәяүлеләр өчен Меңьеллык, Т.Гыйззәт, Чапаев, Азин, Мәрҗани, Разведчиклар урамнарында, Тынычлык проспектында һәм ипподром янында барлыгы 8 яңа тротуар барлыкка киләчәк. Яңа тротуарларның гомуми озынлыгы якынча 3 км тәшкил итәчәк.

Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев