Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңа җәяүлеләр юлы барлыкка килде

Бакый Урманче урамында җәяүлеләр өчен яңа юл барлыкка килде.

Аның кирәклеге турында алабугалылар күптән сөйли иде, чөнки аның булмавы юл-транспорт һәлакәтләре ихтималын арттыра килде. Күп кенә җәяүлеләр сәүдә үзәгенә юлны нәкъ менә шушы урында йөгереп чыга иде.

Юл-патруль хезмәте инспекторы Дмитрий Штенников сүзләренә караганда, җайга салынмый торган җәяүлеләр кичүе инде эшли. Юл билгеләре куелган, ул тиздән яктыртылачак. Юл аркылы тамгалар һава торышына карап салыначак: коры булса, көз көне, юк икән, яз көне генә.

Сүз уңаеннан, 2019 елда Алабуга районында җәяүлеләр кичүендә юл- транспорт һәлакәтендә 8 кеше зыян күргән, ә көйләнә торган урында юл-транспорт һәлакәтендә – 2 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев