Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңа ЮХИДИ башлыгы билгеләнде

Хәзер әлеге вазифаны полиция капитаны Руслан Харисов башкарачак.

Алабугада Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлегенең яңа начальнигы билгеләнде. Ул — полиция капитаны Руслан Харисов. 2021 елның 14 маенда аны рәсми рәвештә шәхси состав белән таныштырдылар. Хәзерге көнгә кадәр Харисов Руслан Менделеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифасын башкарган.

Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлегенең теркәү-имтихан бүлегенең яңа башлыгы билгеләнде. Хәзер әлеге вазифаны полиция капитаны Васылов Илфир башкарачак. Ул моңа кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлегенең техник күзәтчелек өлкән дәүләт инспекторы вазифасын үтәгән.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары командиры итеп элек Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы вазифасын башкарган Илнар Вәлиев билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X