Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңартылган «Нур» мәчете ачылды

Аны бүген ачу тантанасы булды.

Тантанада мәртәбәле кунаклар да катнашты. Алар арасында ТР Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, күрше район имам-мөхтәсибләре һәм башкалар бар иде.
1991 елга кадәр хәзерге «Нур» мәчетенең бинасы торак йорт буларак файдаланыла. 1991 елда иске баракны ремонтлап, мәчет төзиләр, ул — райондагы беренче мәчет була. 2 ел элек бу урында яңа мәчет төзергә карар кылына. Хәйриячеләр һәм гади мөселманнар акчалата ярдәм итәләр. Матди ярдәм күрсәтә алмаучылар төзү эшләрендә катнаша, ә кемдер төзелеш материаллары белән ярдәм итә. 
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә районда 10 мәчет бар. Поспелово, Гари авылларында мәчетләр төзелү стадиясендә. Шулай ук якын арада киләчәк буын өчен «Ихсан» шәхси мәктәбен ачу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев