Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җәядән ату буенча «Туган батыр» Бөтенроссия турниры узачак

Ярышлар 22-24 июльдә узачак.

22 июльдән 24 июльгә кадәр Алабуга шәһәрчегендә традицион җәядән ату буенча Бөтенроссия турниры узачак. Анда 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, хатын-кызлар һәм 10-15 яшьлек балалар катнаша ала. Гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителде. 

Чарада борынгы фортификацияләрне, ныгытмаларны һәм саклагыч валларны күрергә, утта әзерләнгән тәмле ризыклардан авыз итәргә мөмкин булачак. Турнир программасында ярминкә, мастер-класслар, палаткалар шәһәрчеге һәм бик күп кызыклы нәрсәләр бар.


Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында узачак.

Турнир турында без тулырак язган идек инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев