Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада янгын чыккан фатирда ир-ат гәүдәсе табылган

Янгын сүндерүчеләр махсус битлек ярдәмендә югары фатирдан ике һәм дүрт яшьлек ике баланы саф һавага чыгарган.

Алабугада янгын чыккан фатирда ир-ат гәүдәсе табылган, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән. 

Кичә кичке унбердә 101 нче янгын сагы номерына Алабугада Землянухин урамындагы торак йортта янгын турында хәбәр килә. Йортның беренче катында урнашкан фатирларның берсендә карават яна.

Адрес буенча килгән янгын сүндерүчеләр югары фатирдан ике һәм дүрт яшьлек ике баланы коткарган. Сабыйларны махсус битлек ярдәмендә саф һавага чыгаралар. Янган фатирда янгын сүндерүчеләр ир-ат мәете тапкан.

Һәлак булучының шәхесе, шулай ук янгынның сәбәбе билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев