Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада янгын турында хәбәр итүче 2 мең җайланма урнаштырылачак 

Рөстәм Нуриев җайланмаларны ел ахырына кадәр куеп бетерергә дигән йөкләмә бирде. 

Алабуга районында ел башыннан 111 янгын чыккан, аларда 3 кеше һәлак булган. Йорт яки фатир автоном янгын хәбәрчеләре белән җиһазланган булса, әлеге фаҗигаләрне булдырмый калырга мөмкин булыр иде. 

Ел ахырына кадәр район башлыгы Рөстәм Нуриев тәкъдиме белән янгын турында хәбәр итүче 2 мең җайланма урнаштыру планлаштырылган. 

Җайланмалар муниципаль казна исәбенә куелачак. Бу эшләргә 600 мең сум акча каралган, дип хәбәр АМРның матбугат хезмәте.

Хәбәр итүче җайланмалар ике этапта урнаштырылачак. Август аенда алар 131 беренче группа инвалидына, ялгыз яшәүче 70 тыл ветеранына, өч балалы һәм кереме яшәү минимумыннан азрак булган 93 гаилә яшәгән йортта урнаштырылачак. 

Эшләрнең икенче этабы агымдагы елның дүртенче кварталына планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, 2016-2021 елларда Алабуга муниципаль районында республика һәм муниципаль бюджет акчалары хисабына 4603 торак бина автоном янгын извещательләре белән тәэмин ителгән.

Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, 4 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр янгын хәбәрчеләре белән тулысынча тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев