Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада янгында хатын-кыз зыян күрде

1 июльдә 9 сәгать 35 минутта ПСЧ-75 радиотелефонисты пультына Зур Покров урамындагы йортның цоколь катында фатир януы турында мәгълүмат килә.

Дүрт минуттан соң вакыйга урынына беренче янгын бүлекчәсе килә.
1916 елда төзелгән бер катлы йортның цоколь каты януы, күрше фатирларга да янгын куркынычы янавы ачыклана. Янгын бүлекчәсе килеп җитеп берничә минут үтүгә, идәндә ятучы хатын-кыз табыла. Ул шунда ук урамга чыгарыла һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырыла.
75нче Янгын сүндерү бүлеге башлыгы Евгений Шумилов хәбәр иткәнчә, янгын нәтиҗәсендә 32 квадрат метр мәйданда җиһазлар, йорт кирәк-яраклары янган. Янгын сүндерүчеләрнең оператив һәм грамоталы гамәлләре аркасында фатир хуҗасын коткарып кала алдылар һәм янгын таралуга юл куймадылар. Янгынның сәбәбе — исерек хәлдә тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев