Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ярминкәләр эше дәвам итә

Ярминкәләр һәр шимбә үткәрелә. Анда ит, яшелчә, бал һәм сөт продукциясен үтемле бәядән алырга була.

Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшен декабрь ахырына кадәр озайттылар. Моңа кадәр ярминкәләр эше 31 октябрьгә кадәр дәвам итәр дип планлаштырылган иде.

Үтемле бәядән авыл хуҗалыгы продукциясен алабугалылар Яңа елга кадәр һәр шимбә көнне иртәнге 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр сатып ала алачак. Ярминкә шул ук урында - 11 нче кибет янәшәсендә үткәрелә.

Сәүдә бүлеге хәбәр итүенчә, көзге ярминкәләрдә якынча 12 миллион сумлык продукция сатылган. Алабугалылар 190 тоннага якын бәрәңге һәм яшелчә, 32 тоннага якын ит һәм 3 тонна бал алган. Халык аеруча ит, йомырка һәм бәрәңгене күпләп ала, ди сатучылар. Барлыгы бу сезонда 15 ярминкә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев