Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яшәүче Марина Симонова үзенең туган көнендә тавыш бирде

Алабугалы Марина Симонова өчен сайлаулар үзенчәлекле булды — ул аның туган көне белән туры килде.

Марина Симонова, бәйрәм мәшәкатьләрен бераз вакытка кичектереп, 6нчы мәктәптә урнашкан сайлау участогына килеп, гражданлык бурычын үтәде.

Марина — безнең шәһәрдә танылган рәссам, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укытучы булып эшли, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге каршындагы Яшь рәссамнар иҗат берләшмәсе рәисе.

«Сайлаулар — минем өчен мөһим вакыйга, шуңа күрә мин һәрвакыт тавыш бирергә барам. Бу безнең илдә яшәүче һәр гражданинның изге бурычы. Миңа бүген 36 яшь тулды. Быел сайлаулар минем туган көнем белән туры килгән беренче ел. Икеләтә бәйрәмең булуы бик куанычлы», — ди Марина Симонова. 

Исегезгә төшерәбез, бүген Россия Федерациясе Федераль Җыенының сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларның өченче көне уза. Алабугалылар иртәдән үк актив тавыш бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев