Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада язгы чистарту өмәләре башланды

Гомумшәһәр өмәләре киләсе атнада дәвам итәчәк.

1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстанда территорияләрне санитар чистарту буенча икеайлык бара. Өмә вакытында Алабугада территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча төрле чаралар узачак. Алабуга шәһәре һәм районда өмәләр башланды инде. Бу хакта Алабуга башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Ике ай дәвамында ярамаган урында булдырылган чүплекләр бетерелеп, чүп-чар чыгарылачак, юлларда чокырларны ямау эшләре башкарылачак, яңгыр сулары канаулары чистартылып, коры-сары җыештырылачак, агачлар утыртылачак, кыскасы, бөтен шәһәр тәртипкә китереләчәк.

Бу ял көннәрендә урамнарны җыештырырга шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре чыкты.

Гомумшәһәр өмәләре киләсе атнада дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев