Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада әйберләр җыю буенча хәйрия акциясенә старт бирелде

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү ункөнлеге кысаларында хәйрия кибетендә әйберләр җыю һәм аларны тапшыру оештырыла.

Хәйрия кибете авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен 2017 елда ачылган. Мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү программасы ике проектны үз эченә ала. Шуларның берсе — инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә адреслы финанс ярдәме күрсәтү максатыннан әйберләр тарату һәм аларны сату.
— Шунысын да билгеләп үтәсем килә, бу әйберләргә билгеле бер бәя куелмаган. Кешеләр бездә, әйтик, кием яки аяк киемнәрен алганда, иганә сыйфатында үзләре теләгән күләмдә акча калдыра ала. Җыелган акчаларны мохтаҗларга тапшырабыз. Инде берничә ел Алабугада әниләр һәм балалар бүлмәсе эшли, анда инвалид балалар белән аналары җыела. Акчаларның бер өлеше аларга да тапшырыла. Быел хәйрия кибетендә әйберләр сатудан 4 мең 800 сум акча җыелды. Безгә шулай ук пенсионерлар, күп балалы һәм керемнәре аз булган гаиләләр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Быел 120 гаиләгә ярдәм күрсәттек, бу 420гә якын кеше. Хәйриячелек өчен әйбер җыюда 117 кеше катнашты. Кибеттә әйберләрне сортларга аеру һәм аларны кабул итү пунктына кадәр илтеп бирүдә ярдәм итүче ундүрт алабугалы волонтерлар булды, — ди «Восток» яшүсмерләр клубын педагог-оештыручысы Светлана Гайфетдинова.
Еш кына хәйрия кибетенә керемнәре аз булган кешеләр мөрәҗәгать итә. Мондый очракларда кибеткә кергән әйберләрнең күпчелеге мохтаҗларга бушлай бирелә.
«Восток» яшүсмерләр клубында тормышка ашырыла торган тагын бер проект — «Нәзакәтле эш». Аны Евгения Шмыкова җитәкли. Проект кысаларында кияргә яраксыз киемнәрнең бер өлеше (тире, джинса, синтепон) кул эшләре осталарына тапшырыла яки яшүсмерләр клублары педагогларына кул эшләре өчен бирелә. Проект җитәкчесе белән берлектә иске пуховиклардан «Тугрылык» приютындагы этләр өчен кечкенә матраслар тегү оештырылган.
Проектларны оештыручылар мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерә.
Сүз уңаеннан, 15 декабрьдә сәгать 10.00дә «Сөенеч бүләк итәбез» исемле тагын бер хәйрия акциясе узачак. Анда күп балалы һәм аз керемле гаиләләр өчен әйберләр таратылачак.
27 декабрьдә Афина Кашапова өчен җыелган акчаларны тапшыру планлаштырыла.
«Восток» яшүсмерләр клубы Пролетар урамы, 2 йорт адресы буенча урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев