Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җәйге ГТО фестиваленең I этабы узды

Алабугалылар чыдамлыкка, сыгылмалылыкка һәм көч гимнастикасы буенча нормативлар тапшырды.

Җиңел атлетика манежында халыкның барлык категорияләре арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы җәйге фестиваленең I муниципаль этабы узды. 
Алабугалылар чыдамлыкка, сыгылмалылыкка һәм көч гимнастикасы буенча нормативлар тапшырды.
Фестивальдә шәһәр һәм район мәктәпләреннән, урта һәм югары уку йортларыннан, шулай ук предприятиеләрдән командалар катнашты.
Нәтиҗәләрне санаганнан соң, безнең районны җәйге ГТО фестиваленең II этабында кем тәкъдим итәчәге билгеле булачак.
Җәйге фестивальнең II зона этабы шулай ук Алабугада 2 октябрьдә узачак. Ярышларга Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск, Алабугадан командалар җыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X