Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабугада җәйге кичләр» фестивален 42 мең кеше карады

Дүрт концертта 200гә якын музыкант катнашты.

14-17 ноябрьдә Алабугада Борис Березовский фестивале узды. Дүрт көн эчендә ачык һавадагы концертны 42 000 тирәсе кеше, ә турыдан-туры трансляцияләрне якынча 22 000 кеше караган. Бу хакта Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

Дүрт концертта Мәскәү, Санкт-Петербург, Киров, Ковров, Казан, Уфа, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән 200гә якын музыкант катнашты. Танылган башкаручылар белән беррәттән сәхнәгә Мәскәү, Екатеринбург һәм Алтай Республикаларыннан яшь музыкантлар чыкты. Фестивальнең иң кечкенә артисты — җиде яшьлек скрипкачы Лука Морозов Яр Чаллыдан килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев