Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җылыту сезонына әзерлек

22 июньнән 2020-2021 елгы җылыту чорына әзерлек кысаларында җылылык челтәрләренең гидравлик сынаулары буенча эшләр башкарылды.

Сынау нәтиҗәләре буенча челтәрләрдә 23 өзеклек ачыкланган, аларның 17се бетерелгән. «Алабуга җылылык челтәрләре предприятие»се АҖ башкарма директоры-баш инженеры Сергей Проскин хәбәр иткәнчә, 29 июньнән кайнар су белән тәэмин итү 5, 6, 8, 10, 11нче микрорайоннарда яңартылган. 11 июльдән краннарда кайнар су 4-1, 4-5, «Танайка» микрорайоннарында, шулай ук 9, 12, 8а микрорайоннарында яшәүчеләр өчен дә барлыкка килде.
Көзге-кышкы чорга әзерлек кысаларында 2,5 километр җылылык челтәрен алыштыру планлаштырылган, бүгенге көндә 1,9 километр торбаүткәргеч алмаштырылган, пенополимерминераль торбалар кулланыла. Үзәк котельныйдан Интернациональ урамына кадәр 720 милимметр диаметрлы 488 метр торбаүткәргечне монтажлау буенча эшләр тәмамланган. Шулай ук Землянухин урамында һәм Алабуга үзәк район хастаханәсе территориясендә магистраль торбаүткәргечләрне алыштыру буенча эшләр алып барыла. Анда эшләр башкарылу сәбәпле, «Девонский» микрорайонында яшәүчеләр вакытлыча кайнар су белән тәэмин итүсез кала.
Моннан тыш, май-июнь айларында, планнан тыш, шәһәр Мәдәният сарае территориясендә җир өсте торбаүткәргечләрен җир асты юлы белән салу буенча эшләр башкарылды, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Нефтьчеләр проспекты буенча 23, 25, 27нче санлы торак йортларга, шулай ук 17нче санлы балалар бакчасына хезмәт күрсәтүче җылылык челтәрләре алыштырылды.
Моннан тыш, Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе казу һәм җылылык челтәрләрен ремонтлау урыннарында төзекләндерү эшләре алып бара. 14 июльгә җир эшләренә 57 ордер ачылган, шуларның 17се — 2019 елда, 40ы — 2020 елда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев