Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада югалган Камил Гыйльметдиновны эзләү дәвам итә

Камил 1 февраль көнне өеннән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый.

Алабугада югалган Камил Гыйльметдиновны эзләү дәвам итә. Егет әле дә табылмаган. Эзләүгә иреклеләр дә, полиция хезмәткәрләре дә кушылган. 

Исегезгә төшерәбез, Камил 1 февраль көнне өеннән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый. Билгеләре: буе 185 см, уртача тән төзелешле, кара чәчле, күзләре коңгырт-кара. Камил медицина ярдәменә мохтаҗ. Ул капюшонлы зәңгәр куртка (спецовка), соры җылытылган чалбар, кара итекләр, кара-зәңгәр бәйләнгән башлык кигән. 

«Хәзерге вакытта кайда гына булсагыз да, әйләнә-тирәгезгә игътибар итегез: урамда, тукталышта, йорт янында, үз бакчагызда, гаражда, подъездда, подвалда яки чарлакта. 

Камилне таныган очракта 8-917-899-07-86 номерына яки 88007005452 номеры буенча кайнар линиягә, яки 02 номеры буенча полициягә шалтыратыгыз! Безгә теләсә нинди мәгълүмат мөһим. Үтенеп сорыйбыз, үтеп китмәгез», — дип яза Камилнең абыйсы социаль челтәрләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев