Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлар саны арткан

Алабугада ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, узган ел белән чагыштырганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлар саны арткан.

Шулай итеп, агымдагы елның 4 аенда Алабуга районы буенча юл полициясе хезмәткәрләре тарафыннан штрафларны түләмәү турында 230дан артык материал төзелгән һәм судка җибәрелгән. Бу эшләр буенча законда каралган вакыт эчендә административ штрафларны түләмәгән алабугалылар җавап бирә.

Нәтиҗәдә, 43 машина йөртүче 15 тәүлеккә кулга алынды, дип хәбәр итә ЮХИДИнең Алабуга бүлеге матбугат хезмәте. Тагын 77 кеше суд карары буенча штрафны икеләтә күләмдә түләргә мәҗбүр булачак. 25 алабугалы мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән. Калган материаллар буенча әлегә карар кабул ителмәгән, дип сөйләде Алабуга ЮХИДИ бүлеге начальнигы Әнәс Гаффаров.

– Хөрмәтле машина йөртүчеләр, административ штрафларны вакытында түләргә кирәклеге турында тагын бер кат исегезгә төшерәбез, бу сезгә тагын да катгыйрак җәзадан котылырга мөмкинлек бирәчәк. Штрафларны барыбер түләргә туры киләчәк. 20.25 статьяның 1нче өлешендә күрсәтелгәнчә, административ җаваплылыкка тартылу элегрәк салынган штрафны түләүдән азат итми.

Автоинспекторлар искәртеп узганча, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсе буенча административ штраф штрафка тарту турындагы карар законлы көченә кергән көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Вакытында түләмәгән өчен җәза шактый кырыс – РФ КОАП 20.25 статьясының 1нче өлеше бу очракта элегрәк салынган штрафны икеләтә күләмдә түләтүне күздә тота. Тагын бер вариант – унбиш тәүлеккә кадәр кулга алу, йә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр.

 

Алабуга ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев