Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада юлларны кардан чистарталар

Төн эчендә шәһәрдә 20 см кар яуган.

Бүген Алабугада карлы буран. Төзекләндерү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, шәһәр урамнарында 11 берәмлек техника эшли. Төп урамнар инде икенче кат чистартыла. «Мэр мониторы» программасы нигезендә, машиналар Икмәк шәһәрчеге, Танай шоссесы, Нефтьчеләр проспекты, Автомобильчеләр, Нечаев, Интернациональ, Гыйззәт урамнарында эшли.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Эдуард Гаязетдинов хәбәр иткәнчә, карны чистарту эшләре төне буе барган , эш хәзер дә дәвам итә. Хәзер шәһәрнең үзәк урамнары чистартыла. 

Шәһәрнең коммуналь тармак хезмәткәрләре әйтүенчә, ишегалдын кардан чистарту турында беледерүләр алдан эленсә дә, алабугалылар шәхси машиналарын ишегалларыннан алырга ашыкмый. Әйтик, Яшьләр урамындагы 7нче йорт ишегалды. Белдерү инде берничә көн эленеп тора, ә ишегалды машиналар белән тулган. Шәһәрне төзекләндерү идарәсе 5-82-22 телефоны буенча ишегалды территорияләрен җыештыруга гаризалар кабул итә.

«Төн эчендә 20 см явым-төшем булды. Хакимияттә урамнарны чистарту буенча оператив эш буенча штаб оештырылды. Барлык техника мобилизацияләнгән», — дип хәбәр иттеләр Алабуга районы башлыгының матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев