Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада юлларны төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара

Быел юл-урам челтәрен ремонтлауга 340 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Быел Алабуга районында нинди юллар төзекләндереләчәге турында «Спецстройсервис» җитештерү-техник бүлеге начальнигы Флер Кәримов сөйләде.
«Безнең оешма бөтен шәһәрне диярлек колачлый. Эш күләме бик зур — Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектлары, Автомобильчеләр урамы, Бакый Урманче урамы, Чаллы шоссесы. Горький, Тукай, Казан урамнары буенча тротуарлар салу башкарылачак. Шулай ук Алабуга районы авылларында да юлларга асфальт түшәлә», — ди Флер Кәримов.
Сүз Танайка (Үзәк һәм Ермазов урамнары), Бехтерево (Гусев урамы), Олы Качка (Мәктәп урамы), Лекарево (Биржа урамы), Иске Юраш (М. Җәлил урамы), Татар Дөм-Дөме (Тукай урамы), Иске Күклек (Мәктәп урамы), Илмәт (Нагорная урамы), Яковлево (Ленин урамы) торак пунктлары турында бара.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эшләр дүрт программа буенча алып барыла. «Безнең ишегалды» программасы 34 ишегалдын үз эченә алып, эшләрнең гомуми суммасы 109 миллион 936 мең сум тәшкил итә.
«Җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре» программасы кысаларында 27 миллион сум акча үзләштереләчәк.
Тагын бер программа — «Алабуга районы торак пунктларының юл өслеген ремонтлау». Анда 148 миллион 225 мең сум акча үзләштереләчәк. Әлеге программа буенча юлларны ремонтлау укытучыларның август конференциясенә әзерлек кысаларында башкарыла. Бу акчаларны җәлеп итү район җитәкчесе Рөстәм Нуриев тырышлыгы белән мөмкин булды.
Торак пунктларның асфальт-бетон өслекле гамәлдәге юл-урам челтәрен ремонтлау 49 миллион 750 мең сумга башкарыла.
Флер Кәримов сүзләренә караганда, дүрт программа буенча барлыгы 339 миллион сумнан артык акча үзләштерергә кирәк булачак. Сүз уңаеннан, моның 33 проценты, ягъни 113 миллион 674 мең сум үзләштерелгән инде.
Шулай итеп, түбәндәге юл участоклары ремонтланган:
- Тынычлык проспекты (Интернационал урамыннан Нефтьчеләр проспектына кадәр);
- Нефтьчеләр проспекты (Дурова урамыннан Гассар урамына кадәр);
-  Чапаев һәм Яшел (Зеленая) урамнары буенча тротуарлар;
-  Бакый Урманче урамындагы машина кую урыны (39нчы санлы балалар бакчасы янында);
-  6нчы микрорайондагы физкультура-сәламәтләндерү комплексына керү юлы.
Бүгенге көндә Тынычлык проспектында (Интернационал урамыннан Мәрҗани урамына кадәр) эшләр бара. «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру кысаларында Төзүчеләр урамындагы 13, 15, 17нче санлы йортларның, Тукай урамы, 41нче йорт, шулай ук Нефтьчеләр проспектындагы 21, 23, 25, 27, 29нчы санлы йортларның ишегаллары төзекләндерелә. Бакый Урманче урамы буенча тротуарлар салына, Автомобильчеләр урамындагы скверда юл асфальтлана.
«Нигездә, һава шартлары эшкә комачауламый. График бик киеренке. Ял көннәрендә дә эшлибез. 15 августка кадәр без август конференциясенә әзерлек кысаларында эшләрне төгәлләргә тиеш. Калган программалар буенча — 15 октябрьгә. Әмма башка объектлар буенча да эш параллель рәвештә алып барыла, чөнки конференция маршруты алар аркылы да уза», — дип өстәде Флер Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев