Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада законсыз корылмаларны сүтәләр

Тикшерү барышында Нефтьчеләр проспектында гына да 42 законсыз конструкция ачыкланган.

Алабугада законсыз реклама конструкцияләрен сүтү буенча күрсәтмәләрне үти башладылар.

Газетаның узган санында 2021 елның декабреннән сәүдә объектлары һәм башка учреждениеләр хуҗаларына үз корылмаларын тиешле хәлгә китерү турында 57 күрсәтмә бирелүе турында язган идек инде. 

Нефтьчеләр проспектында гына да 42 законсыз конструкция ачыкланган. Алардагы элмә такталар башкарма комитет белән килештерелмичә эленгән. 
Һәм, ниһаять, боз кузгалды. Мисалга, узган ялларда Нефтьчеләр проспекты буенча 33нче йорт янындагы җәмәгать туклануы объектларының берсенең янкормасын һәм элмә тактасын сүттеләр. 

Моннан тыш, сәүдә ноктасы хуҗасына корылманың фасадын да үзгәртергә туры киләчәк. Башка объект хуҗалары бирелгән күрсәтмәләрне 30 көн эчендә үтәмәсә, аларга штраф яный. Элмә такталарны барыбер сүтеп алачаклар, ләкин бу очракта чыгымнарны да түләргә туры киләчәк. 

Шәһәрдә алга таба да урамнарны норматив хәлгә китерү буенча эш дәвам итәчәк. Чиратта — Тынычлык проспекты.

Фото: Айрат ШАЙГАЛЛЯМОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X