Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада заманча двигательләр заводы ачылды

"Алабуга" махсус икътисади зонасында Россиядә беренче булган җиңел автомобиль двигательләре җитештерү заводы сафка басты. Автомобиль җитештерүе өчен заманча җиһаз белән тәэмин ителгән заводка Россиядә әлегә кадәр тиңнәр юк.

Завод ачу тантанасында район башлыгы Геннадий Емельянов, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Олег Морозов, "FordSollers" президенты Марк Овенден һәм "FordSollers" компаниясе вице-президенты һәм башкарма директоры Адиль Ширинов катнашты.

"FordSollers" двигательләр заводы - Россиядә чит ил маркалы җиңел автомобильләр өчен двигатель җитештерүче беренче завод. Әлегә кадәр бездә җыела торган автомобильләр өчен моторлар читтән кертелә иде.

Тантана башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов яңа предприятие буйлап экскурсия ясады. Кунаклар алдында чыгыш ясап, ул бу вакыйганы әһәмиятле дип атады.

- Бүген автомобиль сәнәгате өчен иң яхшы вакыт булмавы аңлашыла, әмма һәр кризистан соң күтәрелеш була. "FordSollers" компаниясе республика территориясендә заманча биш автомобиль моделе җитештерә инде, ә бүген без двигательләр җитештерүне башлап җибәрәбез. "Алабуга" МИЗында "FordSollers" проекты үсешенә мин шатмын, монда җитештерелә торган көндәшлеккә сәләтле продуктлар базарда үз урынын табар дип ышанам. Ә без үз ягыбыздан җитештерү өчен иң яхшы шартлар тудырачакбыз, - дип белдерде Татарстан лидеры.

РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов ассызыклаганча, бүгенге вакыйга - Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген раслаучы күрсәткеч, шул ук вакытта бу - инвесторларның, Россия һәм Татарстан җитәкчелегенең уртак хезмәте нәтиҗәсе дә.

"FordSollers" президенты Марк Овенден Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Морозовка проектны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

- Россиянең иң үзәгендә, Россия чималыннан дөньяви югарылыкта булган двигатель җитештерелә, - диде Марк Овенден. - Бүген Россиянең автомобиль сәнәгате өчен шактый катлаулы вакыт, әмма ил һәм Татарстан хөкүмәтенең ярдәме булганда проектның уңышка ирешәсенә ышанабыз.

Адиль Ширинов та үз чыгышында рәхмәт сүзләрен җиткерде:

- Район башлыгы Геннадий Емельянов һәм "Алабуга" МИЗы генераль директоры Тимур Шаһивәлиевкә, завод коллективына рәхмәт әйтәсем килә. Бүген биредә бик югары профильле белгечләр эшли.

"Алабуга" предприятиесендә двигательләр "FordSollers" Россия заводларындагы "Ford" автомобильләре өчен җитештереләчәк. Беренче модель - "1,6 Ti-VCT Sigma" бензин двигателе. Бу модификация белән Россиядә җитештерелә торган "Focus", "EcoSport", "Fiesta" автомобильләренең кимендә 30 проценты тәэмин ителәчәк. Башта елына 105 мең мотор чыгарылачак, алга таба куәт 200 меңгә җиткерелер дип көтелә.

Инвестицияләр күләме 275 миллион доллар тәшкил иткән, заводта 200 эш урыны булдырылган. Адиль Ширинов сүзләренчә, завод хезмәткәрләренең 95 проценты Алабуга һәм Чаллыда яши.

Яңа җитештерүне эшләтеп җибәрү уңаеннан Рөстәм Миңнеханов һәм Марк Овенден символик электр кабелен тоташтырдылар, аннан соң мәртәбәле кунаклар истәлек сертификатына имза салдылар.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев