Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада журналист Владимир Анисимов истәлеген мәңгеләштерделәр

Мемориаль такта Гассар урамы, 4 адресы буенча урнашкан бинага урнаштырылды. Биредә озак еллар дәвамында «Новая Кама» район газетасы редакциясе эшләп килде, ә Владимир Анисимов заманында аның баш мөхәррире вазифаларын башкарды.

Алабугада тагын бер мемориаль такта ачу тантанасы үтте. Бусы - журналист, җәмәгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашкан Владимир Тимофеевич Анисимовның истәлеген мәңгеләштерү өчен. Бу тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары баш мөхәррире Гөлшат Муллагалиева катнашты. Мемориаль такта Гассар урамы, 4 адресы буенча урнашкан бинага урнаштырылды. Биредә озак еллар дәвамында «Новая Кама» район газетасы редакциясе эшләп килде, ә Владимир Анисимов заманында аның баш мөхәррире вазифаларын башкарды.

Владимир Анисимов 1922 елда Мәскәүдә дөньяга килә, урта мәктәпне Киевта бетерә, ә Харьковта авиация училищесы тәмамлый. Сугыш башлангач, Красноярскига күчерелә. 1943 елда Анисимов Ленинград фронтына пикировать итүче бомбардировщик штурманы итеп җибәрелә. Күп алабугалылар кебек, Владимир Анисимов сугыш юлын батырларча уза: хәрби очучы буларак, 34 сугышчан очыш ясый (Гатчинский районын, Ленинград өлкәсенең көнбатыш районнарын, Карелия муенын, Эстонияне азат итүдә, Көнчыгыш Пруссиядә Гитлер гаскәрләрен тар-мар итү буенча операциядә катнаша), фашист әсирлегендә була, ә аннан азат ителгәч, яңадан оча. Нәтиҗәдә ул "Пикировать итүче бомбардировщик штурманы язмышы" дип аталган автобиографик китап яза. Аны һәлак булган барча очучыларга багышлый. Кызыл Йолдыз, беренче дәрәҗә Ватан, "Почет билгесе" орденнары, икенче дәрәҗә "Ватан алдында хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнә, "Матбугат отличнигы" билгесе һәм башка бүләкләр иясе була.

Владимир Анисимов Җиңү көнен Кенигсберг тирәсендә каршы ала. Демобилизацияләнгәч, 1949 елда әти-әнисе янына Алабугага күченеп кайта. Укытучылар институтын тәмамлап, мәктәптә рус теле укытучысы булып эшли, ә аннары "Новая Кама" редакциясенә эшкә килә. Газетага гади журналист булып килеп, бераздан "район гәҗите"нең баш мөхәррире була һәм аны 12 ел дәвамында җитәкли. 1960нчы елларда шәһәрдә Владимир Тимофеевичны асылда һәркем танып белә дисәк тә хак булыр, нәшрият эшчәнлегендә күп матур традицияләргә нәкъ менә ул нигез сала. "Владимир Тимофеевич "район гәҗите"нең иң көчле һәм иң күренекле мөхәррирләренең берсе була. Аның исемен редакциянең мөхәррир белән бергә эшләгән хезмәткәрләре генә түгел, ә журналистларның яшь буыны да яхшы белә һәм истә тота. Редакция һәм типография хезмәткәрләре сөйләвенчә, ул бик таләпчән, кырыс, әмма һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы, кешелекле һәм мәрхәмәтле җитәкче була. "Миңа аның белән бары тик телефоннан гына аралашырга туры килде. Һәм хәтта телефон аша ишетелгән тавыш буенча да аның көчле һәм гайрәтле кеше икәнлеген аңларга мөмкин иде. Ел саен Өлкән кешеләр көненә без үз пенсионерларыбыз өчен бүләкләр әзерлибез. Владимир Петрович үзенә дигән бүләкне һәрвакыт моңа мохтаҗ булган кешеләргә тапшыруны үтенә иде. Шул рәвешле, бездән еракта яшәсә дә, ул тормыш алып бару авыррак булган кешеләр турында кайгыртуын һәм андыйларга ярдәм кулы сузуын дәвам итте. Шундый күренекле шәхес истәлеген мәңгеләштерергә карар кылган шәһәр җитәкчелегенә һәм музей-ядкәрлегенә без чиксез рәхмәтле. Җирдә тынычлык өчен көрәшүчеләр турында истәлекне саклап калуда үзебезнең өлешне кертә алу мөмкинлеге өчен тагын бер кат рәхмәт",- диде «Алпресс» Татмедиа" АҖ филиалы директоры, «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары баш мөхәррире Гөлшат Муллагалиева.

Анисимовның алга таба тормышы Ленинград өлкәсе белән бәйләнгән. Гатчинскига күченеп килеп, ул «Гатчинская правда» газетасын чыгаручы җитәкче була. "Журналистларның Петербург Берлегендә Алабугада Владимир Тимофеевич Анисимовның истәлеген мәңгеләштерергә җыенуларын белүгә ихластан шатландык. Берничә ел дәвамында ул "Гатчинская правда" газетасына җитәкчелек итә һәм шушы күркәм шәһәрдә аны фәкать кул астында эшләүчеләр генә түгел, ә ул җитәкләгән басманы укучылар һәм яратучылар да истә тота. Ул - чын мәгънәсендә газета кешесе, талантлы һәм намуслы журналист, бик яхшы иптәш, безнең Берлекнең актив әгъзасы була. Өлкән буын Петербург журналистларына ул нәкъ менә шундый булып истә калды. Шундый игелекле миссиягез өчен рәхмәт, сезнең барлык матур башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын!"- бу тәбрикләүне Владимир Анисимов озак еллар идарә әгъзасы булып торган Петербург һәм Ленинград өлкәсе журналистлар берлегеннән җибәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев