Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадан Донецк һәм Луганск халкына 8,3 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде

Алабугадан бу беренче ярдәм генә түгел.

Үткән җомгада Украинада махсус операция бурычларын үтәүче РФ Кораллы көчләренә булышу йөзеннән, безнең шәһәрдән гуманитар ярдәм җибәрелде. 
Алабугадан бу беренче ярдәм генә түгел. Үткән юлы 4 июльдә булган иде, район башлыгы Рөстәм Нуриев башлангычы белән безнең шәһәрдән 1,5 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде. 

Хәтерләсәгез, Алабугада #МыВместе штабы эшли, анда озак сакланулы ашамлыклар, балалар өчен азык-төлек, язу кирәк-ярагы, урын-җир һәм мунча әйберләре, көнкүреш химиясе, йөзне саклау өчен битлекләр, шулай ук балалар һәм олылар өчен өс киемнәре кабул ителә.

Шулай ук бездә «Әбиләр кайгыртуы» дип аталган Бөтенроссия чарасы дәвам итә. Аның максаты: бәйләнгән җылы әйберләрне җыеп, Донецк һәм Луганск халкына җибәрү. Акция 25 августка кадәр барачак. Әйберләр «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X