Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадан Дәүсоветка беренче кандидатлар теркәлде

30 июльдә сентябрь сайлауларында катнашырга теләүчеләрдән документлар кабул итү тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез: бу юлы без Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлыйбыз. Алабуга шәһәренең террриториаль сайлау комиссиясе Алабуганың 37 нче санлы бер мандатлы сайлау округы буенча өч кандидатны теркәде инде.

Болар:

- Барышев Леонид Анатольевич, 1973 елда туган, белеме - югары. Төп эш урыны - "Эссен Продакшн АГ" ЯАҖ, генераль директор. Үз кандидатурасын үзе тәкъдим итүче буларак теркәлде.

- Гарифуллин Мансур Зайдуллович,1960 елда туган, белеме - урта-һөнәри. Төп эш урыны - "Факел" гараж кооперативы, электромеханик. "КПРФ" сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге тарафыннан тәкъдим ителә.

- Минһаҗев Зәкәри Ильясович,1957 елда туган, белеме - югары. Төп эш урыны "Евростиль" ҖЧҖ, җитештерү базасы җитәкчесе. "Гадел Россия" ("Справедливая Россия") сәяси партиясенең Татарстан региональ сайлау бүлеге тарафыннан тәкъдим ителә.

Территориаль сайлау комиссиясендә хәбәр итүләренчә, тагын өч дәгъвачының документлары каралуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев