Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадан Рөстәм Шәяхмәтов «Халык участок полиция хезмәткәре» Бөтенроссия конкурсында катнаша

Рөстәм Шәяхмәтов Эчке эшләр органнарында 2005 елдан бирле хезмәт итә, ә турыдан-туры участковый булып 2007 елның 1 сентябреннән эшли башлый.

Ул бәйгенең беренче этабын (район буенча) этапны уңышлы узды. Хәзер конкурсның икенче − төбәк этабы уза. Региональ этапта онлайн тавыш бирү 7 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр үткәрелә. Конкурсның өченче этабы федераль дәрәҗәдә онлайн-тавыш бирү ярдәмендә узачак, һәм анда конкурсның җиңүчесе билгеләнәчәк.
Рөстәм Шәяхмәтов Эчке эшләр органнарында 2005 елдан бирле хезмәт итә, ә турыдан-туры участковый булып 2007 елның 1 сентябреннән эшли башлый. Аның сүзләренә караганда, участковыйларның эше, барыннан да элек, күп планлы булуы белән җәлеп итә. 
«ЮХИДИдә хезмәт итсәң, автомобиль белән генә бәйле эшләр эшлисең, Федераль миграция хезмәте идарәсе хезмәткәрләре чит ил гражданнары белән генә шөгыльләнә, ә участковый барысы белән дә бәйле эшләр алып бара. Эш күпкырлы, халык белән дә уртак тел таба белергә туры килә», − дип сөйли Рөстәм Шәяхмәтов.
Шул ук вакытта, нинди генә очрак туры килүенә карамастан, беренче чиратта ул һәрвакыт канун нигезендә эш йөртә. Нәкъ менә шуның өчен, аның карамагында булган 4нче микрорайонда яшәүчеләр аны хөрмәт итә дә инде. Бу конкурста сез дә алабугалыны хуплагыз, аның өчен тавыш бирегез.
Ничек тавыш бирергә?
- Тавыш бирү ТР Эчке эшләр министрлыгы рәсми сайтында (16.мвд.рф ) уза.
- Тавыш бирү алдыннан сез катнашучыларның анкеталары белән таныша аласыз, моның өчен кызыксындырган конкурсантның исеме язылган төймәгә басарга кирәк;
- Үзегез тавыш бирергә теләгән катнашучының фотосурәтенә курсорны юнәлтегез;
- Фотосурәтнең үзәгендә барлыкка килгән «Тавыш бирү» төймәсенә басыгыз;
- Тәкъдим ителгән социаль челтәрләрнең берсендә («Одноклассники», «ВКонтакте» яки «Фейсбук») авторизация үтегез;
- «Тавыш бирү» төймәсенә басыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев