Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугага коронавируска каршы вакцинаның беренче партиясе кайтты

Безнең шәһәргә бу атнада коронавирустан «Спутник V» вакцинасының 20 дозасы кайтарылды. Беренче булып медицина хезмәткәрләренә прививка ясалачак.

— Хәзерге вакытта медикларны әзерләү бара: аларда вируска антитәнчекләрнең булу-булмавы ачыклана, шулай ук вакцинация ясауга рөхсәт бирү өчен терапевт тарафыннан тикшерү үткәрелә, — ди Алабуга Үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Азат Гайсин.
Барлык нәтиҗәләр әзер булганнан соң, беренче прививкалар ясалачак. Бер «Спутник V» ампуласы биш кешене вакцинацияләү өчен каралган. Ул биотехнологик юл белән алынган, анда кеше өчен патоген вирус кулланылмый, димәк, аннан авырып булмый, чөнки вакцинада вирусның үзе юк. Вакцинация 18-60 яшьлек затларда коронавирус инфекциясен кисәтү өчен каралган. 
Әлеге вакцина ике компоненттан тора, беренче компонентны керткәннән соң 21 көннән икенче компонент кертелә. Бу вакыт эчендә вакцина ясатылганнар көн саен күзәтү астында булачак.
Киләсе атнада Алабугага тагын 30 өстәмә вакцина дозасы кайтарылачак. Беренчеләр арасында көн саен COVID-19дан авыручылар белән эшләүче медицина хезмәткәрләреннән тыш, куркыныч зонасында булган мәгариф һәм социаль хезмәт хезмәткәрләренә дә прививка ясаячаклар.
Вакцинация ясатуга каршы билгеләр дә бар: бу анамнез вакытында авыр аллергия реакцияләре, йөклелек һәм күкрәк сөтен имезү чоры, кискен йогышлы һәм йогышсыз авырулар, хроник авыруларның кискенләшүе, 18 яшьтән кечерәк булу.
— Хәзерге көндә бу вирус эпидемиясен туктатырга бердәнбер мөмкинлек, чөнки битлек һәм социаль дистанциядән тыш, башка бернинди чара да юк. Аерым очракларда бу бик нәтиҗәле, ләкин күргәнебезчә, гражданнарның барысы да санитар куркынычсызлык таләпләрен үтәми. Моннан тыш, якыннар һәм туганнар арасында, бу кагыйдәләрне үтәү кыенлаша. Мәсәлән, Яңа ел табыны артында медицина битлекләрендә утыручы гаиләне күз алдына китерүе кыен. Әйе, күп очракта авыру җиңел формада үтә, ләкин йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче, шикәр диабеты булган кешеләрдә һәм тән массасы артык булганнарда СOVID-19 күпкә авыррак уза, хәтта үлемгә китерә, — дип билгеләп үтте Азат Гайсин.
«Спутник V» вакцинасының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, клиник тикшеренүләрдә 40 мең ирекле кеше катнашкан. Клиник сынаулар Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Һиндстанда, Венесуэлада һәм Белоруссиядә узган.
Әлеге вакцинаның 91,4 процент дәрәҗәсендә нәтиҗәлелеге клиник тикшеренүләрнең йомгаклау контроль ноктасында мәгълүматларны анализлау нәтиҗәсендә расланган. Коронавирус инфекциясе белән авыруның авыр очракларына каршы нәтиҗәлелек 100 процент тәшкил итә.
«Спутник V» вакцинасының 1,2 миллиард дозасын сатып алу өчен 50дән артык илдән гаризалар килгән. Вакцинаны чит ил базарларында сату өчен Һиндстанда, Бразилия, Кытайда, Көньяк Кореяда һәм башка илләрдә Россия туры инвестицияләр фондының Халыкара партнерлары тарафыннан башкарылачак.
Татарстанда исә, риск төркемендә булучыларга 56 медицина учреждениесендә вакцина ясаячаклар, дозалар кайтарыла башлаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев