Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугага табиблар җитми

Шәһәр һәм районга педиатрлар, кардиологлар, гомум практика табиблары, тар белгечләр һәм авыл өчен фельдшерлар кирәк.

Бүгенге көндә 10 мең кешегә 24 табиб һәм 101 шәфкать туташы туры килә. Шәфкать туташлары үзебездә әзерләнгәнгә күрә алар буенча күрсәткеч республикада иң яхшысы. Тик әле бу да аз диләр.

Бүгенге көндә пациентларны кабул итү бүлегендә, балалар бүлегендә, балалар поликлиникасында шәфкать туташлары җитми, гомум практика табиблары янында эшләүче персонал да таләп ителә. Әлеге вәзгыятьне үзгәртү максатыннан үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге кадрларны җәлеп итү программасы булдырды. Бу эшне алар ачык ишекләр көненнән башлап җибәрде. Беренче очрашу үткән ялларда узды. Алар киләчәктә дә үткәреләчәк.

Хәзерге вакытта табиб булып эшләүче 6 яшь белгечнең хезмәт хакына район башлыгыннан өстәмә акча бирелә, ә "Авылда эшләүче яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү" программасы буенча медицина хезмәткәрләре үз йортларын җиткерә ала. Бу мөмкинлектән 5 хезмәткәр файдаланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев