Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы бокс буенча Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады

Ренат Хәйруллин мактаулы 1 урынга лаек булды һәм ил чемпионатына юллама алды.

21 июньнән 26 июньгә кадәр Нальчик шәһәрендә ир-атлар арасында бокс буенча Бөтенроссия ярышлары узды. 
Бу ярышлар ил чемпионатына сайлап алу ярышлары булып тора. Монда илнең 26 төбәгеннән 117 боксчы катнашты. Татарстан Республикасының «Динамо» җыелма командасы составында 2нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе һәм Алабуга бокс клубы шәкерте Ренат Хәйруллин чыгыш ясады.
Ренат мактаулы 1 урынга лаек булды һәм ил чемпионатына юллама алды. Ул грамота, медаль, вымпел һәм боксчы статуэткасы белән бүләкләнде. Татарстан Республикасының «Динамо» командасы 1 команда урынын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев