Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы Качка авылына автобусның даими йөрмәвенә зарланды

Бакча сезонында әби бирегә көн дә йөри.

Олы Качка авылында яшәүче 70 яшьлек Валентина Балобанова өчен бакча — рәхәтләнеп ял итә торган урын.

Башка күршеләре белән бергә, бакчачы әби бирегә ел да йөри. Тик менә анда барып кайтуы гына кыен — Качкага автобус даими йөрми. Расписание буенча ул көненә 2 тапкыр — иртәнге 5 тулып 45 минутта һәм көндезге сәгать 2 дә китәргә тиеш. Шул мәсьәлә буенча пенсионер әби район башлыгына килгән. Олы Качкага кадәр маршрутта Худан ИП хезмәт күрсәтә. Аның адресына пассажирлар гел зарлана. 

− Кайвакыт анда алып китәләр, ә кайтырга автобус юк. Худанның үзенә дә шалтыраттым, «Таксида йөрегез» дип җавап бирде. Качкадан такси 450 сум тора. Автобус та арзан түгел −70 сум. Бәяләр бит космосныкы! Аның юристы белән сөйләшкән идек, ул 1 километр 2 сум 40 тиен тора, Качкага хәтле — 45 километр дип белдерде. Мин моңа бик гаҗәпләндем. Элек турыдан 10 километр иде, хәзер әйләнечтән дә 20 булса-булыр, − ди пенсионер әби.

Районның башкарма комитетында әйтүләренчә, Валентина Балобанова зары буенча тикшерү үткәреләчәк. Моңа кадәр җиткерү кирәкме икән? Тендерда катнашып, пассажирларны йөртүгә җаваплылыкны үз өстенә алучы нигә йөкләмәсен үтәми? Шуның аркасында Валентина Дмитриевна кебек кешеләр интегә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев