Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы хатын ирен уклау белән кыйнаган

Алабуга шәһәр прокуратурасы 68 яшьтәге, моңа кадәр хөкем ителмәгән хатын-кызга карата дәүләт гаепләвен хуплаган. Әлеге хатын үзенең ирен кыйнауда гаепләнә.

Шәһәр прокуроры ярдәмчесе Булат Җәләлиев хәбәр итүенчә, алдан тикшеренү ачыклаганча, 4 сентябрьдә хөкемгә тартылучы һәм аның тормыш иптәше арасында, бер-берсен күралмау аркасында, низаг килеп чыккан.

Ызгыш вакытында, кулындагы агач уклавы белән, ул бер тапкыр иренең маңгаена, бер тапкыр уң як лепкә өлешенә, ике тапкыр сул як лепкә өлешен, бер тапкыр борынына суга. Шул рәвешле, суд-медицина экспертизасы буенча, ир-атның сәламәтлегенә җиңелчә зыян салынган. 
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган, кылган гамәленә үкенүен белдергән. 

Хөкем утырышы барышында, ике якның үзара килешүе аркасында, зыян күрүчедән җинять эшен туктатуны сорап язган гариза алынган. 
1 декабрьдә чыккан суд Карары буенча, РФ ҖПКның 25 маддәсе нигезендә, җинаять эше туктатылган. 

Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X