Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы мошенникларның күрсәтмәләрен үтәп, акчасыннан колак каккан

Алдакчыларның корбаны булуын аңлап, алабугалы полициягә хәбәр итә.

Алабугалы мошенникларның күрсәтмәләрен үтәп, акчасыннан колак каккан, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең кизү бүлегенә 56 яшьлек хатын-кыз урлау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында полицейскилар ачыклаганча, зыян күрүчегә кесә телефонына банк хезмәткәре исеменнән билгесез хатын-кыз шалтыратып, аның исеменә кредит картасы әзер булуын һәм аны банк бүлекчәсенә барып алырга кирәклеген белдерә. Әмма алабугалы бернинди кредит картасына да заказ бирмәвен әйтә. Шалтыратучы аның шәхси кабинетына мошенниклар кереп, карта рәсмиләштергән дип аңлата. 

Шуннан соң банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре шалтыратачак, дип хәбәр итә. Бераздан аңа банкның куркынычсызлык хезмәте белгече исеменнән билгесез кеше шалтырата һәм картаны ябырга кирәк дип белдерә. Алабугалы банкның онлайн кабинетына кереп, аларның күрсәтмәләрен үтәп, телефонына килгән кодны да хәбәр итә. Нәтиҗәдә, 60 мең сумнан артык акчасын югалта. Алдакчыларның корбаны булуын аңлап, алабугалы полициягә хәбәр итә.

Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең тикшерү бүлегендә РФ Жинаять кодексының 158 маддәсе («Урлау») буенча җинаять эше кузгатылган. 

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы шуны кисәтә: әгәр сезгә билгесез кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре итеп таныштырып, сезгә исем-фамилия, әтиегезнең исеме буенча эндәшкән, кайда яшәгәнегезне белә һәм сезнең картагыздан акча күчерелүе яки товар өчен шикле түләү башкарылуы хакында хәбәр иткән икән, ышанмагыз. Бу — мошенникларның эше! Банкның контакт үзәгенә (банк картасының әйләнештәге ягында күрсәтелгән телефон аша) мөрәҗәгать итегез һәм бу хакта хәбәр итегез. Исегездә тотыгыз, сезнең шәхси мәгълүматлар мошенниклар кулына эләгергә мөмкин. Шикле операцияләрне банк мөстәкыйль туктата.

Әгәр Сез мошенниклар корбаны булсагыз, 102 яки 112 телефоннары аша полициягә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев