Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы Нина Сәлимуллина лауреат дипломы белән бүләкләнде

«Ак каз» керәшен ансамбле җитәкчесе керәшен мәдәнияте республика конкурс-фестивалендә катнашкан иде.

«Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәният үзәге» ДБУ ТР керәшен иҗтимагый оешмасы «Җәшнә, кояш, җалтыра» керәшен мәдәнияте республика конкурс-фестивале үткәрде. Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән берлектә оештырылды, дип хәбәр итә шәһәрнең мәдәният сарае берләшмәсе. 

1 декабрьдә Гала-концертка һәм Халыклар Дуслыгы Йортында узган бүләкләү тантанасына Алабуга шәһәр мәдәният сараеның «Ак каз» керәшен ансамбле җитәкчесе Нина Сәлимуллина чакырылган иде. Нина Алексеевна автор-башкаручы номинациясендә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X