Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Пирамидага акча кертеп, алабугалы 250 мең сумын югалткан

Финанс пирамидасы җимерелгәннән соң, алданган кертемчеләрнең кайберләре аның җитәкчелеге өстеннән полициягә гариза бирә, икенчеләре моның мәгънәсе юк дип саный.

Марина (язма героебызның исемен шулай куйыйк), әлеге оешмага кереп, 250 мең сум акчасын югалткан. Шулай да ул полициягә гариза белән барырга җыенмый, чөнки аның белән генә акчаларны кире кайтарып булмас дип уйлый.
− «Finiko» турында мин дусларымнан белдем. Алар да кертемче иде. Май ахырында кредит алдым да, акчаларны шушы структурага бирдем. Бернинди дә процент алырга өлгермәдем, − дип сөйләде ул.
Кредит чараларын "Finiko"га керткәндә, Маринага 10 ай дәвамында ай саен 65 меңәр сум акча түләп барырга вәгъдә иткәннәр. Бәлки бу сан хәлиткеч рольне уйнагандыр да, оешма кертелгән чараларны кире кайтару турында бер ышаныч та белдерми бит.
− Без ул әле 6 ай эшләр дип өметләндек, − ди Марина.
Бу вакыйга — уйламыйча торып акча кертүләрдән тагын бер кат кисәтү. Тиз һәм җиңел генә табышлы булу өчен, алдакчылар яңа кертемчеләрне җәлеп итүдә шундый оттырышсыз коралдан оста файдалана. Беркатлы алабугалылар хезмәт белән тапкан акчаларын яисә заем чараларын үзләре күптән белгән, элек хөрмәт казанган кешеләргә дә тапшыралар. Кызганыч, алдап акча талаучыларның чын йөзен күрсәтеп торган вакыйгалар игътибарсыз кала бирә. Әйтик, кичә генә алар кешеләрнең ышанычын акламыйча, аларны баш өстендә түбәсез калдырган, бүген инде татлы вәгъдәләр биреп, башкаларны шикле оешмага тарта. 
Үз керемеңне арттырырга теләүдә бернинди дә начарлык юк, киресенчә. Хокук саклау органнары киңәш итүенчә, шәхси һәм гаилә иминлеге булсын дисәң, сак эш итәргә кирәк. Мәсәлән, fincult.info кебек сайтларның материалларыннан файдаланып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев