Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы трактор сатып алырга теләп, алдакчылар тозагына эләккән

Алабуга полициясе бүлегенә 49 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.

Хатын-кыз трактор сатып алырга теләп, алдакчылар тозагына эләккән. 
Алабуга полициясе бүлегенә 49 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Порталларның берсендә ул трактор сату турында белдерү күрә. Сатучы белән элемтәгә кереп, товарны сатып алырга хәл итә. Әмма сатучы башка төбәктә яшәгәнлектән, ул хатын-кыздан алдан түләп куюны һәм китереп бирү өчен түләүне дә күчерүне сораган. Алабугалы алдакчыга 5 мең сумнан артык акча күчергән. Шуннан соң, мошенник өстәмә акча күчерүне дә сорый башлаган. Алдакчылар белән эш итүеннән шикләнеп, зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, РФ Җинаять кодексының 159 маддәсендә каралган «Караклык» («Мошенничество») җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев