Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы Виталий Дерягин истәлегенә чаңгы ярышлары узды

Танай урманындагы чаңгы трассасында алабугалы Виталий Дерягин истәлегенә чаңгы ярышлары узды.

Искәртеп узабыз, ул Финляндиядә IRONMAN триатлонында катнашкан вакытта узган елның җәендә вафат булган иде. Виталий Юрьевич спорт белән мавыккан һәм бик күп ярышларда катнашкан, шуңа күрә аның туган көнендә, 5 гыйнварда республиканың 9 районыннан спортчыларны җыйган ярыш үткәрелүе символик мәгънәгә ия. Аларның күбесе Виталий Дерягин белән шәхсән таныш булган. Бу көнне җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Калашникова һәм Виталий Дерягинның көрәштәше Илшат Шәйморатов сәламләде.

Билгеләп үтик, чаңгы ярышлары барышында барлыгы 5 узыш үткәрелде. Ир-атларга ике зур әйләнеш үтәргә туры килде, хатын-кызларга – бер. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев