Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы үз подъезды янына үзенчәлекле агачлар утырткан

Туя «озак яшәүчеләр» категориясенә керә.

Нефтьчеләр проспекты буенча 13нче йортның 4 подъезды янында безнең җирлек өчен гадәти булмаган агачлар — туялар үсә.
Аларны өч ел элек шушы йортта яшәүче Мөнир Маликов утырткан. — Бик матур агачлар. Шулай бервакыт мин эчемнән генә, «ә нишләп утыртып карамаска?» дип уйлап куйдым. Үз йортыбыз янындагы территорияне төзекләндерәсе килгән иде. Күңелле бит, күз сөенә. Кисловодскига еш йөрим. Анда танылган Розалар үзәне бар. Ул зур, ә кырыйларында мәңге яшел агачлар — туялар утыртылган. Бик матур. Бу агач ылысын коймый, ул чыршы яки наратка караганда күпкә матур. Өстәвенә, аны үз зәвыгың белән формалаштырырга була, — дип үз хисләре белән уртаклашты Мөнир Мәгъсүм улы. Туя (искечә «туйя», «тормыш агачы») — кипарислар гаиләсеннән. Мәңге яшел агачлар, сирәк очракларда алар 70 метрга кадәр озынлыкка кадәр үсә ала. Туя үсеш шартларына таләпчән түгел, кырауларны яхшы үткәрә, ул яшелләндерүдә кулланыла, күләгәдә дә үсү мөмкинлегенә ия. Агачның кайбер төпләре йөз һәм аннан да күбрәк еллар дәвамында үсәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев