Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыга ун тәүлек арест билгеләнгән

Ир-ат исерек хәлдә руль артына утырган, өстәвенә, машина йөртү хокукы да булмаган.

Җәмәгать судьясы тарафыннан ачыкланганча, 33 яшьлек алабугалы М-7 автомобиль юлының 1005 километрында исерек хәлдә һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш машина белән идарә итә. Бу хакта Алабуга шәһәр судының матбугат хезмәте яза. 

Суд утырышында ир үз гаебен таныган. Җәмәгать судьясы карары нигезендә хокук бозучыга 10 тәүлеккә административ арест рәвешендә җәза билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев