Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы – иң яхшылар арасында

Алабугалы Гөлназ Әндәрҗанова Казанда сентябрь аенда узачак "Татар кызы - 2017" Халыкара конкурсының полуфиналына узган.

Кичә Түбән Камада конкурсның зона этабы узды, жюри әгъзалары киләсе этапка иң талантлыларны гына үткәргән. Чара башланыр алдыннан Гөлназ безгә үзенең дулкынлануын белдерде, ул бит шундый дәрәҗәле конкурста безнең районны тәкъдим итәчәк.

− Җиңел булмады, барлык кызлар да көчле, үз туган телләрен яхшы беләләр, ә жюри моңа зур игътибар бирде. Күбрәк рус телендә аралашканга күрә, миңа авыррак булды, - дип сөйли Гөлназ.

Зона этабында конкурсанткаларга иҗади номер һәм визитка күрсәтергә кирәк була. Гөлназ, хореография мөгаллиме буларак, бию һәм үзе, гаиләсе турында сөйләгән видеоролик әзерләгән.

Хәзер аның алдында полуфиналда катнашырга әзерлек тора. Билгеләп үтәбез, Уфада буласы "Татар кызы-2017" конкурсының финалына 28 кыз үтәчәк. Төп приз - автомобиль, ләкин конкурсанткалар мактаулы титул өчен көрәшә.

"Татар кызы" конкурсы 2010 нчы елдан башлап үткәрелә, беренче тапкыр ул Чиләбедә узды, 2015 елда ул Федераль дәрәҗәдә узса, 2016 елга Халыкара статусына лаек булды.

Матурлык һәм талант сыйфатларын ачыклаудан тыш, конкурсның төп бурычы - халыкның бай мәдәни мирасын саклау һәм рухи тәҗрибәне киләсе буынга тапшыру максаты белән татарларның традицияләрен, йолаларын, телен саклау һәм яңадан торгызу.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елда Гөлназ Әндәрҗанова "Татарстанның бриллиант кәләше" конкурсында катнашты һәм җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев