Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар Мисырга барудан баш тарта

Африкадан килгэн хәбәрләрне ишетеп борчуга бирелгән алабугалылар ял урынын алыштыру һәм юлламаларны үзгәртү теләген белдерәләр.

Искэртик, Ростуризм туроператорларга һәм турагентлыкларга илдәге вазгыять нормальләшкәнгә кадәр Мисырга юлламаларны сатуны туктатырга киңәш итте.

Туристларга Төркиягә, Испаниягә, Грециягә, Кипрга, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә барырга тәкъдим итәләр. Хәзер күп шәһәр халкы Төркиягә юлламалар ала, чөнки бәяләр Мисырдагы ял бәяләре белән охшаш, виза белән шөгыльләнергә дә кирәкми.

Бәя аермасы ял итүчеләрнең җилкәсенә төшә - кирәк булган очракта алар үзләре җитмәгән сумманы түлиләр. Юкса, уңайлыклары чикле булган кунакханә яки азрак ял итү вакыты сайлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев