Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар йөзү буенча Россия рекорды куйды

"Касатка" спорт йөзүе клубы ветераннарының Алабуга җыелма командасы "Мастерс" категориясендә йөзү буенча Россиянең XXII ачык Кубогында катнашты.

Ярышлар Санкт-Петербургта 27-29 ноябрьдә үтте. "Невская волна" су спорты төрләре үзәгендә Алабуга данын Константин Леонов, Андрей Гудков, Георгий Тарасов, Михаил Романов, Руслан Исмәгыйлов, Юрий Беляев һәм бердәнбер хатын-кыз - Наталья Немтырева яклады.

Тренер Галина Благодатских һәм спортчылар үз алдына нәтиҗәләрен яхшырту һәм мактау пьедесталына басу бурычын куйды. Дүрт илнең 63 клубыннан 800 спортчы 155 шәһәр данын яклады.

Составына Михаил Романов һәм Руслан Исмәгыйлов кергән "Касатка" командасы 100 метр араны йөзү ярышларында Россия рекорды куйды. Шул ук көнне Наталья Немтырева 200 метр араны аркада йөзү ярышларында бронза медальгә ия булды.

Ирләр арасында 50 метрга йөзүдә 120-159 яшь категориясендә "Касатка" командасы өченче урын яулады. Бу юлы безнең команда данын Михаил Романов, Андрей Гудков, Руслан Исмәгыйлов һәм Дмитрий Басин яклады. Алабуга җыелма командасының барлык спортчылары үз нәтиҗәләрен яхшыртып, иң көчле ун команда арасына керде.

Казанның "Мастерс" категориясендә "Касатка" спорт йөзүе клубы ветераннары җыелма командасына кергән 139 спортчының 29ы Чемпионатта катнашты һәм гомуми протокол зачетында 63 команда арасында 12 нче урын алды.

Команда капитаны Константин Леонов әйтүенчә, Россия рекордын кую һәм өченче урын яулау белән генә туктап калырга кирәкми. Хәзер безнең спортчылар киләсе елның май аенда Лондонда үтәчәк йөзү буенча Европа Чемпионатына әзерләнә.

Тренер Галина Благодатских җитәкчелегендә шөгыльләнүләр дәвам итә. Йөзү ветераннары шәһәр физкультура-сәламәтләндерү комплексында тренировкалар үткәрү мөмкинлеге биргән өчен район башлыгы Геннадий Емельяновка, спорт корылмалары дирекциясе директоры Александр Крыловка һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Альберт Галимуллинга рәхмәт белдерә.

Ләйсән РАМАЗАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев