Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар 1000 сумлык сертификат ота ала

Алабугалыларга яраткан район газетасының тышлыгын ясарга тәкъдим итәләр.

«Алабуга нуры» Халыкара балаларны яклау көненә багышланган рәсем конкурсы игълан итә.

Без сезгә «Минем Алабугамда җәй» темасына рәсемнәр төшерергә — дөньяның иң матур шәһәрендә елның иң матур вакытын сурәтләргә тәкъдим итәбез. Иң кызыгы шунда, бу гади рәсем генә түгел, ә район газетасының исеме һәм барлык мәгълүматлар (газетаның исеме, атна көне, чыгу датасы һәм башкалар) язылган тышлык булырга тиеш. Ә бәлки, сез әле яңалыклар да язарсыз? Без каршы түгел! Иң мөһиме — сезнең фантазия.

Җиңүче берәү булачак. Аны редакция хезмәткәрләреннән торган жюри билгеләячәк. Приз — «Уенчык» кибетенә 1000 сумлык сертификат. Ә төп приз — сезнең рәсем 5 июньдә чыгачак «Алабуга нуры» санының тышлыгы булачак! Мондый хәлнең булганы юк иде әле. Нәкъ менә сезнең рәсем тарихка керергә мөмкин!

Эшләр 2 июньгә кадәр кабул ителә.

Аларны электрон рәвештә җибәрегез: new-kama@bk.ru яки редакциягә — Төзүчеләр урамы, 16а адресы буенча китерегез (битлек һәм перчатка кияргә онытмагыз).

Белешмә өчен телефон: 3-81-11.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев